Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы санитар-экологик ике айлыкта җиңүчеләрне бүләкләде

2019 елның 1 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык йомгаклары турында хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Александр Шадриков, аерым алганда билгеләп үткәнчә, «Иң яхшы муниципаль берәмлек» кә конкурс шәһәр округлары һәм муниципаль районнар эшен активлаштыруга этәрү буенча иң яхшы механизм булуын тагын бер кабат раслады.

2019 елгы 2019 елгы санитар-экологик ике айлыкта җиңүче муниципаль берәмлекләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  

«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Казан беренче урында, Чаллы – икенче. «Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче урында, Түбән Кама районы – икенче, Зәй районы – өченче. «Үзәге шәһәр тибындагы поселок, авыл  статусында булган иң яхшы муниципаль район» категориясендә Биектау районы – беренче урында, Саба районы – икенче, Алексеевск районы – өченче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International