ТР Президенты спортчыларны Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрикләде

2012 елның 4 августы, шимбә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Владислав Павловичны, фехтование буенча Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр мәктәбе директоры Илдар Шәймардановны, халыкара класслы Россия спорт мастеры Камилла Гафурҗанованы Лондонда олимпиадада җиңү белән котлады.
“Хөрмәтле Владислав Юрьевич, Илдар Равилович! Кадерле Камилла! Лондонда  XXX Олимпия уеннарында Казан спортчысының уңышлы чыгыш ясавы уңаеннан иң  җылы котлауларны кабул итегез.
Россия рапирачылары катлаулы көрәштә бары тик иң көчле көндәшкә генә  җиңелеп, көчле рухлы булуларын һәм югары дәрәҗәдә оста булуларын  күрсәтте. Уртак уңышка Камилла Гафурҗанова да үз өлешен кертеп  куандырды.
Бу бүләк сезне яңа җиңүгә һәм уңышларга илһамландырсын. Сезнең һәрберерезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар”.
ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов "Динамо" җәмгыяте рәисе Ә.Ә.Сәфәров, Россиянең Татарстандагы атыш союзы бүлеге рәисе, тренер С.К.Демин, Россиянең атказанган спорт остасы В.А.Мосинны да Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш белән тәбрикләде.
“Хөрмәтле Әсгать Әхмәтович, Сергей Константинович, Василий Александрович! Барыгызны да чын күңелдән Татарстан атучысының Лондонда ХХХ Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы уңаеннан котлыйм.
Чын күңелдән һәрберергезгә чираттагы тапкыр Казан атучылар мәктәбе абруен югары күтәрүегез өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә киләчәктә дә спортта һәм тормышта уңышлар юлдаш булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим”, - диелгән ТР Президенты телеграммасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International