Татарстанда машиналар саны 8 елда 50 процентка арткан

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында соңгы 7 айда Татарстан биләмәләрендәге юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре һәм шуларга сәбәпче булган факторлар турында сүз булды.

Шул арада кешеләргә шәхси зыян салган 2935 транспорт һәлакәте 359 кешенең гомерен өзгән, 3875енең тәне төрле дәрәҗәдә имгәнгән, җәрәхәтләнгән (шул исәптән транспорт һәлакәтләре ягыннан республика калалары арасында лидерлыгын бирмәгән Казанда 803 һәлакәттә 44 кеше үлгән һәм 922се тән казасына дучар ителгән). Былтыргы шушы ук вакыт белән белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 5,6 процентка арткан, юлда һәлак булучылар 34кә күбрәк булган, имгәнүчеләр – 285кә.

Шул хакта белешмә биргән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Мәсхут Мифтахов игътибарны юнәлтеп, шушы һәлакәтләрнең 84,4 проценты автомобиль белән идарә итүчеләр гаебеннән булган - 2487 очрак һәм бу былтыргы 7 айдагыдан 5,6 процентка күбрәк, диде. Аерым алганда, юл йөрү кагыйдәләренә каршы килеп каршы як юнәлештәге юлга чыгу нәтиҗәсендә алар 120 кешенең башына җиткән (бу транспорт рулендагы гаебе белән һәлак булганнарның 38,8 проценты), хәрәкәт иминлегенә җавап бирә алырлык тизлекне арттыру 98 кешене мәет иткән (31,7 проценты), исерек килеш рульга утырганнар гаебе белән 39 кешенең гомере өзелгән.

Быел гыйнвар-июль айларында юлда булган транспорт һәлакәтләренең 659ында (ягъни 40,6 процентында) җәяүлеләрне бәрдергәннәр, таптатканнар һәм 97 җәяүле өчен бу хәлләр фаҗига белән төгәлләнгән. Әле 242 очрак җәяүлеләр өчен каралган юл кичүендә булып, 13 кеше шунда әҗәлен тапкан. Дөрес, җәяүлеләр үзләре дә 325 һәлакәт сәбәпчесе булган (11 процентында). Аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә, 58енең гомере өзелгән һәм 287се имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Җыеп кына әйткәндә, 10 һәлакәтнең 8е транспорт чарасы белән идарә итүче гаебе белән була, гомумән, Татарстан территориясендәге юлларда вазгыять аеруча киеренке, дип нәтиҗә чыгарды ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш инспекторы вазифаларын башкаручы Мәсхут Мифтахов.

Шул рәвешле, 2004 елдагыдан транспорт һәлакәтләрен һәм аларның нәтиҗәләрен йомшартуга корылган юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча федераль максатчан программада әлеге елдагы хәтәр күрсәткечләрне киметә бару бурыч итеп куелган. Әйтик, 2004 елның 7 аенда 404 кеше һәлак булган, быел 7 айда ул сан 269дан артмаска тиеш булып, чынлыкта, инде 341гә (7 тәүлеккә кадәр) җиткән һ.б.

ЮХИДИ идарәсе җитәкчелеге вәкиле моны республикада автопарк күләме кискен артуга да бәйле дип саный. Аерым алганда, 2004 елда 709017 транспорт чарасы теркәлгән булса, хәзер – 1074879, ягъни 51,6 процентка күбрәк. “Былтыр республикада автотранспорт саны 73 меңгә, шул исәптән Казанда 24 меңгә арткан булса (2004 елдагыдан үсеш 102 процент), быел 7 айда гына да 55 меңгә! Санап карасаң, 1 мең татарстанлыга 284 автомобиль туры килә. Мондый хәл безнең якын-тирә төбәкләрнең берсендә дә юк. Казанда хәзер 321776 транспорт чарасы исәпләнә. Былтыр ел дәвамында 61 меңнән артык кеше машина йөртү таныклыгы алган, быел 7 айда гына да – 41 мең“, - дип мисал китерә М.Мифтахов. Сүз дә юк, транспорт рулена утырганнарның культурасызлыгы, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозулар вазгыятьне бермә-бер катлауландыра: былтыр 7 айда 2691421 очрак теркәлгән булса, быел – 3288688, ягъни гомум кабул ителгән кагыйдәләрне 22,2 процентка артыграк бозалар булып чыга. Транспорт чарасы белән идарә итүче болай да куркынычлыгы югарырак булган объект белән идарә итә, шуны белгән өстенә юл йөрү кагыйдәләрен бозуы хәлне тагын да кискенләштерә, гамәлләре кеше үлеменә сәбәпче булырга мөмкин икәнен беркайчан да истән чыгармасыннар иде, дип аң булырга өнди ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы полиция полковнигы Мәсхут Мифтахов.

Әлеге сөйләшүдә тагын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Эмиль Фазлыев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җамалетдинов, Россия Автомобиль юлларының Идел-Нократ идарәсе башлыгы Мөхәммәт Гатиятуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International