Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт музей-тыюлыгында булды

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт музей-тыюлыгында булды. Ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проекты кысаларында төзелеш, археология, торгызу һәм реставрация эшләре белән танышты.

Тыюлык объектларын карауны төзелә торган Елга вокзалы янында, Идел буенда борынгы болгар мунчасын караудан башладылар. Археологлар сүзләренә караганда, объект тулысынча ачылган һәм тиздән консервацияләү процессы башланачак, ягъни бирегә килүчеләр борынгы корылманы безнең көнгә кадәр ничек сакланган шул килеш күрәчәк. Консервация катгый рәвештә фән, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты таләпләре буенча башкарылырга тиеш, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев Елга вокзалы бинасында булгач, ул Болгарның визит карточкасы булачак, чөнки бирегә елга судноларында йөзеп килгән туристларда борынгы Болгарны күзаллау мөмкинлеге тудырачак дип билгеләп үтте. Бинаның беренче катында танылган мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Гали сыны куелган. Минтимер Шәймиев шулай ук 922 елда ислам дәүләт дине буларак кабул ителүгә багышланган Истәлекле билге – музейда булды. Музейга килүчеләр Истәлекле билгедәге экспозиция буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Аннары ТР Дәүләт киңәшчесе Хан сарае нигезен консервацияләү эшләре һәм Ак мәчет комплексы тирәсен төзекләндерү турында белдерде. Бигрәк тә “Татспиртпром” ААҖ һәм “Русский стандарт банкы” ЯАҖ финанс ярдәме белән төзелгән һөнәрчеләр остаханәсе һәм болгар медицинасы тарихын чагылдыручы музей - Табиб йорты биналарына аерым игътибар бирелде.

ТР Дәүләт киңәшчесен сәфәрдә ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт киңәшчесе секритариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Казан Кремле” Дәүләт тарих—архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры урынбасары Рамил Хәйретдинов, Болгар дәүләт музей-тыюлыгы директоры Рафаиль Мәхмүтов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International