9 августта Мәскәүдә һәр елны уздырыла торган “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында ТР кичәсе һәм бәйрәм ифтары үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Кичәдә якынча 300 кунак, алар арасында – күренекле сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, танылган табиблар һәм башкаланың галимнәре, Россия һәм БДБ республикалары вәкилләре катнашты.
“Хәерле кич, кадерле мөселманнар, дин кардәшләрем, - диде ТР башлыгы, ифтарда булучыларга мөрәҗәгать итеп, - Сезне изге Рамазан ае белән котлыйм. Бүген сезне Мәскәүдә традицион булган Рамазан чатырында Татарстанга багышланган кичәдә күрүемә шатмын. Сезгә сәламәтлек, имин тормыш, барлык эшләрегездә Аллаһының ярдәм итүен телим”.
Шулай ук Татарстан Республикасы кичәсенең рәсми ачылышында РФдә ТР тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия мөфтиләре советы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Гәббәсов, Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм Мәскәүнең дини оешмалары белән элемтә департаменты рәисе урынбасары Юрий Нуждин, дини берләшмәләр белән багланышлар буенча ТР Президенты идарәсе башлыгы Марат Гатин һәм башка рәсми, дини затлар катнашты.
Рушан хәзрәт Гәббәсов кичәдә булганнарны изге Рамазан ае белән котлады, Россия мөфтиләре советы рәисе исеменнән котлау сүзләрен юллады һәм, кичәне оештырган өчен, РФдә ТРның Тулы вәкаләтле Вәкиллегенә рәхмәтен белдерде.
Россия мөфтиләре рәисе урынбасары үз чыгышында Татарстанда булган фаҗигаләр турында искәртте. “Безнең бурыч – күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятебездә тынычлыкка, дуслыкка һәм даимилеккә чакыру. Бу изге көннәрдә без Аллаһыдан илебездә һәм гомумән җир йөзендә мондый явызлыклар кабатланмавын сорыйбыз”, - дип ассызыклады Рушан хәзрәт Гәббәсов.
Равил Әхмәтшин ТРның бәйрәм ифтарына килергә вакыт һәм мөмкинлек тапкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Тулы вәкаләтле вәкил агымдагы елның 24 августында Россия башкаласында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуын, шул ук көнне кич белән Тататарстан Республикасы Көненә багышланган тантаналы концерт булачагын игълан итте.
Ул, мондый чаралар уздыруда һәрвакыт ярдәм иткәне өчен, Мәскәү җитәкчелегенә һәм Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм Мәскәүнең дини оешмалары белән элемтә департаменты җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Регионара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм Мәскәүнең дини оешмалары белән элемтә департаменты рәисе урынбасары Юрий Нуждин Мәсәкү Хөкүмәтенең мондый эшне һәрвакыт хуплап чыгуын һәм булышлык күрсәтәчәген, Мәскәү белән Татарстан арасында аерым мөнәсәбәтләр булуын ассызыклады.
Марат Гатин бер дин, ләкин төрле мәдәният вәкилләре җыела торган Рамазан чатыры кебек чараларны уздыруның мөһимлеген ассызыклады.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, кичәнең кунакларына ТРның сәнгать эшлеклеләре әзерләгән мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителде.
Айгөл Хәйри, Илнур Имаметов һәм “Мирас” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды.
Рамазан чатыры – һәр елны Мәскәү шәһәре Хакимияте ярдәме белән Россия башкаласында Россия мөфтиләре советы оештыра торган мәдәни-хәйрия акциясе. Җиде ел эчендә ул мөселман дөньясының милли күптөрлелеге, аның мәдәниятең байлыгы символына һәм милләтара, конфессияара аралашуның үзенчәлекле үзәгенә әйләнде. Чатыр ел саен Мәскәүдә Поклонная тавында урнашкан Мемориаль мәчет каршында корыла. Быел аның ишекләре ифтар өчен 18 августка кадәр ачык булачак. 6 августтан Рамазан чатырында көн саен якынча 600 кеше була.