Рөстәм Миңнеханов Әтнә районы игенчеләрен уңышны җыеп алулары белән котлады

2012 елның 13 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренче булып уңыш җыюны төгәлләгән Әтнә муниципаль районы игенчеләрен котлады.

“...Әтнәлеләрнең Татарстанда беренче булып урак өстен төгәлләүләренә шатмын һәм чын күңелемнән Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрне бу мөһим вакыйга белән котлыйм. Үз вакытында җыеп алынган уңыш – бу республика икътисадына тиешле өлеш кертү. Әтнә игенчеләренә нәтиҗәле эш, эшчән булулары белән үрнәк күрсәтүләре һәм үз эшләренә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм районда яшәүчеләргә киләчәктә дә республика өчен актив хезмәт куюда бетмәс энергия телим”, - диелгән ТР Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменә җибәрелгән телеграммада
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International