Минтимер Шәймиев Әхмәт Акынты белән очрашты

2012 елның 14 августы, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда Төркия Республикасының Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. 
Әхмәт Акынты - Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы ачылганнан соң, сигезенче Генераль консул. Ул үз эшенә 2011 елның гыйнварында тотынган һәм хәзерге вакытта Россиядә үз эшчәнлеген тәмамлый.
Минтимер Шәймиев актив, нәтиҗәле эшчәнлеге һәм Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә бик зур өлешен керткәне өчен Әхмәт Акынтыга рәхмәтен белдерде һәм алдагы дипломатик эшчәнлегендә зур уңышлар теләде. Ул Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгын булдыру һәм аның 16 еллык эшчәнлеге Төркия Республикасының РФ белән күпкырлы мөнәсәбәтен ныгытырга теләген күрсәтүен, һәм, татар, төрек халыклары тугандаш булганга күрә, Татарстан бу мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим роль башкаруын билгеләде.
Сөйләшү вакытында соңгы ике ел эчендә уртак әһәмиятле вакыйгалар рәтендә 2011 елда Төркиядә шагыйрь Габдулла Тукай елын уздыру; үткән елның мартында Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Татарстанга килүе һәм агымдагы елның маенда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиягә баруы аталып китте. Шулай ук ТР һәм Төркия республикасы арасында алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылдылар. Алар ТЮРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы эшендә Татарстанның катнашуы турында, аерым алганда, 2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү мөмкинлеге турында фикерләр белән алмаштылар.
Әхмәт Акынты Төркия һәм Россия арасында хезмәттәшлек стратегик партнерлык дәрәҗәсенә чыгуын, Россия регионнары белән багланышлар бу уңышлы эшнең бер өлеше булуын, анда, традицион, тарихи мәдәни элемтәләр булганга күрә, Татарстанга аерым урын бирелүен билгеләде. Ул шулай ук барлык билгеләнгән эшләр аннан соң килүче консул тарафыннан тормышка ашырылачагына ышандырды.
Әхмәт Акынты аңлаганы һәм ярдәм иткәне өчен Минтимер Шәймиевка рәхмәтен белдерде. Ул Төркия-Татарстан мөнәсәбәтләрен ныгытуда зур хезмәт куйган Татарстанның беренче Президентының ярдәмен тоярга шат булуын ассызыклады.
“Сез хәзер дә безнең халыклар арасында мәдәни элемтәләрне үстерү эшендә актив катнашасыз. Сезнең мәдәни мирасны торгызу юлындагы хәзерге эшчәнлегегез зур хөрмәт уята”, - диде Әхмәт Акынты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International