Ау сезоны 1 сентябрьгә кадәр кичектерелә

2012 елның 15 августы, чәршәмбе

Быел Татарстанда суда йөзә торган һәм сазлык-болын кошларын аулау 1 сентябрьдә башлана. Моңа кадәр 18 августта үрдәк һәм казларны атуны башларга планлаштырылган иде. Татарстан урманнарында янгын чыгу мөмкинлеге көчле булу сәбәпле, ату вакытын үзгәртергә туры килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы урынбасары Федор Батков хәбәр итте.

Ф.Батков сүзләренчә, 1 сентябрьгә кадәр киек кошларны ата башлаган аучыларның эше браконьерлык буларак каралачак. Моңа бәйле рәвештә урманнардагы хәлне һавадан күзәтеп торачаклар. Республиканың муниципаль берәмлек вәкилләре белән бергә Идарә хезмәткәрләре дә урында булачак.

Бүгенге көндә ТРда якынча 5 мең аучылык белән шөгыльләнүче исәпләнелә, аларга киек кошларны ату вакыты турында хәбәр ителгән.

Көндезге вакытта үрдәк һәм казларны ату күләменә килгәндә, алар шул килеш калды, дип хәбәр итте Ф.Батков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International