Татарстан башкаласында тәүге тапкыр Россиянең авиасәнәгать командирлары клубы утырышы уза. Бүген клубның “Корстон”да ачылган 39 нчы утырышы гражданнар авиациясенең хокукый кыры темасына багышланган. Чара бу көннәрдә “Казан ярминкәсе”ндә эшләүче “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә кысаларында оештырылган. Россиянең авиасәнәгать командирлары клубының чираттагы утырышы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько катнашты.
Авиасәнәгать командирлары клубына 1986 елда нигез салына.1991 елга кадәр ул Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш командирлары клубы буларак билгеле. Бүгенге шартларда ул гражданнар авиациясе предприятиеләре, оешмалары эшчәнлегенең оптималь стратегиясен һәм тактикасын эшләү өчен белгечләрне, җитәкчеләрне өйрәтү, укыту белән шөгыльләнә, шул ук вакытта үзара аралашу формасы да. Кагыйдә буларак, клуб елга бер тапкыр тәҗрибә алмашу һәм гражданнар авиациясенең актуаль мәсьәләләре хакында фикерләшү өчен утырыш уздыра.
Бүгенге утырыш өч “түгәрәк өстәл”не үз эченә ала. Алар гражданнар авиациясе өлкәсендә хокукый кырның торышы, аны камилләштерү мәсьәләләренә багышлана.
Бүгенге утырышта катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков бу юлы чараны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Хөкүмәт башлыгы 2013 елда Татарстан башкаласында җәйге Универсиада, бер елдан соң су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын искәртеп, шушындый масштаблы халыкара чараларны кабул итәргә әзерләнгән республикада иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенең үзәктә торуын ассызыклады. Илдар Халиков, аерым алганда, хәзер “Казан” халыкара аэропортында масштаблы реконструкция эшләре баруын, биредә яңа терминал төзелешенең тәмамланып килүен, гамәлдәге терминалның һәм очу полосасының реконструкцияләнүе турында да сөйләде. ТР Премьер-министры клуб утырышында катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько үз чыгышында, аерым алганда, Россиягә дөньяның авиация бергәлегендә лидерлык позицияләрен кайтару, илнең Һава кодексына әзерләнүче үзгәрешләр, очышлар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Ул очышлар иминлеген тәэмин итү өлкәсендә илкүләм стандартларны катгайландыру тәкъдиме белән чыкты. Безнең очышлар иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән норматив база халыкара гражданнар авиациясе оешмасы тарафыннан эшләнгән стндартларга тулысынча җавап бирү белән генә чикләнмичә, алардан өстенрәк тә торырга тиеш әле”, - ди ул. Аның белдерүенчә, Россия һәрвакыт шул стандартларга омтылып яшәде, тик ул гына җитми. “Россиядә гражданнар авиациясе инде үзенең аякка басу чорын узды, хәзер инде очышлар иминлегенә таләпләрне катгыйландыру турында уйларга кирәк”, - ди Александр Нерадько.
Билгеле булганча, бүген авиация тармагында җәмәгатьчелек арасында илнең Һава кодексына үзгәрешләр кертү буенча көчле бәхәсләр бара. Һава кодексын заман таләпләреннән чыгып яңадан эшләргәме яки гамәлдәгесенә үзгәрешләр кертү белән чикләнергәме? Бүгенге утырышта очышларны тәэмин итүгә кагылышлы 19 федераль канун, 14 РФ Хөкүмәте актлары проектлары, шулай ук РФ Транспорт министрлыгының үз актлары әзерләнүе хәбәр ителде. Һава кодексын камилләштерүгә кагылышлы мөһим закон актлары РФ Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан көзге сессиядә каралырга тиеш.
Россиянең авиасәнәгать командирлары клубының чираттагы утырышы кысаларында бүген “Корстон”да авиация предприятиеләре халыкара ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы да узачак.