Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты “Аммоний” ААҖ комплексы төзелеше барышы белән танышты
2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевски муниципаль районында булды, аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше барышы белән танышты.
Искәртеп үтәбез, узган елның октябрендә яңа завод нигезенә беренче таш салынган иде. Май башында төзелеш мәйданында эш башланды. Нигездә комплекс аммиак белән карбомид чыгарачак. Әмма әлеге проектның уникальлеге аның метанол чыгаруга да исәпләгән булуында.
Проект Тышкы икътисад банкы һәм берничә чит ил компаниясе консорциумы - Япониянең Mitsubishi Heavy Industries (подрядчы), Sojitz Corporation (проект координаторы) компанияләре, шулай ук Кытайның CNCEC/CC-7 катнашында гамәлгә куела. Консорциумның тагын бер катнашучысы Дзержински шәһәренең “Карбамид һәм органик синтез продуктлары фәни-тикшеренү һәм проект институты” ААҖ.
Хәзерге вакытта комплекс төзелеше башлангыч стадиядә – корпуслар һәм җитештерү корылмалары нигезләре, шулай ук җир асты коммуникацияләре салына. Булачак заводның территориясе 40 га тәшкил итә.
Татарстан Президентын чит ил белгечләренең көнкүреш һәм торак шартлары белән таныштырдылар. Алар өчен төзелеш мәйданыннан ерак түгел офис бинасы һәм торак шәһәрчек төзелгән.
3 айда төзелеш мәйданында 680 миллион сумлык эш башкарылган. Агымдагы елның 31 октябренә кадәр нигез салу һәм җир асты коммуникацияләрен төзеп бетерү планлаштырыла.
ТР Президенты төзелеш мәйдаында булганнан соң “Аммоний” ААҖ проектын гамәлгә кую мәсьәләләренә багышлаган киңәшмә үткәрде.
2014 ел ахырында заводны төзеп бетерү планлаштырыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели
Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз