Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан Кремлендә Лондондагы Олимпиадада җиңүчеләргә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырдылар
2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондондагы Олимпиадада җиңүчеләргә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
“Без бүген мөһим вакыйга, ягъни Лондонда Олимпия уеннары төгәлләнү уңаеннан җыелдык. Нәтиҗә һәм җиңү бар, - дип башлады чыгышын Татарстан Президенты. – Без җиңүгә зур тырышлык куеп ирешүегезне аңлыйбыз”.
“Сез безнең илне, республиканы, үзегезне танытасыз. Сез безнең горурлык”, - диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга мөрәҗәгать итеп. “Россия Президентының һәрберегезнең хезмәтен югары бәяләве куандыра”, - дип билгеләп үтте ул һәм республика мөмкин булганча җиңүчеләрне һәм Уеннар призерларын бүләкләргә тырышачак дип өстәде. Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән спортчыларга һәм җиңүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерде. “Без барыбыз да сезнең уңышларга куандык, уңышсызлыклар өчен кайгырдык, ә бүген иң яхшыларны хөрмәтлибез”, - дип ассызыклады ул.
“Без, әлбәттә, зур җиңүләр көттек, әмма һәркемнең алтын медаль аласы килә. Безгә оят түгел”, - диде ТР Президенты. Якын арада Татарстанда эре спорт чаралары – Универсиада, спортны су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты көтелә, республикада спортны үстерүгә җитди игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, нәкъ менә Олимпия җиңүләре спортчыларны яшьләр өчен үрнәк итеп куя.
Искәртеп узабыз, Лондондагы Олимпиадада Россия җыелма командасы рәсми булмаган гомумкоманда зачетында дүртенче урынны алды. Россиялеләр 82 медаль алды – 24 алтын, 26 көмеш һәм 32 бронза. Татарстанны тәкъдим итүче 22 спортчының 10 сы медаль белән кайтты, шул исәптә 7се – алтын.
Бүген Лондондагы Уеннар чемпионнары, волейбол буенча Олимпия җыелма командасы “Зенит-Казан” клубы уенчылары Николай Апаликов һәм Александр Волков, шулай ук Волейбол буенча ир-атларның Россия җыелма командасы һәм Казанның “Зенит” командасы баш тренеры Владимир Алекно “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Уеннар чемпионы, Россиянең синхрон йөзү буенча олимпия җыелма командасы әгъзасы Эльвира Хәсәнова, 2012 елда Лондонда Олимпиадада көмеш медаль иясе, РФ фехтование буенча Олимпия җыелма командасы әгъзасы Камилә Гафурҗанова, Олимпиадада бронза медаль иясе, тхэквондо буенча Олимпия җыелма командасы әгъзасы Алексей Денисенко, Уеннарда бронза медаль иясе, стендка ату буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Василий Мосин, синхрон йөзү буенча РФ җыелма командасы баш тренеры Татьяна Покровская һәм Камилә Гафурҗанованың тренеры, Россия Фехтование федерациясе вице-президенты Илдар Шәймарданов ТР “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
Василий Мосинның тренеры, стендка ату буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Сергей Деминга “ТР Атказанган физик культура хезмәткәре” исеме бирелде. Алексей Денисенконың тренеры Станислав Ханга Татарстан Президенты рәхмәте белдерелде.
Эльвира Хәсәнова республика җитәкчелегенә спортчыларны әзерләүдә ярдәм итүләре һәм Татарстанда спортны үстерүдә көч куюлары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан спортчылары тагын да күбрәк Олимпия медальләрен яулавын һәм республикада балалар спорты үсеш алуын теләде.
Василий Мосин үз чиратында, “Президент атказанган спорт мастеры булган республикада башка нәтиҗәләр була алмый” дип билгеләп үтте. Дәүләт бүләкләре тапшыру – һәр залда утыручыга һәм җиңүгә өлеш керткән кешеләргә югары бәя. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнехановка көмеш сувенир медаль тапшырдылар.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели
Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз