Рөстәм Миңнеханов “Росвертол” ААҖ цехын карады

2012 елның 17 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Донуга эш сәфәре кысаларында “Росвертол” ААҖ нең производство цехында булды.
Рөстәм Миңнеханов “Росвертол” ААҖ предприятиесе эшчәнлеге белән танышты, Ми-24, Ми-26, Ми-28 вертолетларын җыеп бетерү цехында булды, Ми-26Т, Ми-35М, Ми-28Н вертолетлары үрнәкләрен карады. Аны “Росвертол” ААҖ генераль директоры вазыйфасын башкаручы Петр Мотренко озатып йөрде.
ТР Президентын шулай ук Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары – транспорт министры Дживан Вартанян озатып йөрде.
Моннан тыш, бүген ТР Президенты Ростове-на-Дону мәчетендә булды һәм мөфти белән кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International