Илдар Халиков: "Субсидияләрне бетерү процессы йомшак рәвештә узачак"

2012 елның 21 августы, сишәмбе

 Татарстанда 2012 елның 1 сентябреннән башлап җылылык тарифларын субсидияләү булмау сәбәпле, ягулык өчен түләү үсешен компенсацияләү көтелә. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бу компенсация 2012 елның 1 сентябреннән ягулыкка тарифлар үсеше белән бергә кертелә һәм  республикада куелган торак норматив мәйданы стандартларын исәпкә алып ел дәвамында халыкка ягулык өчен түләү күләме белән судсидия түләнми башлаганнан соңгы аерма түләнәчәк.
Субсидияләү ягулык энергиясен комбинацияләнгән режимда алучы Зәй, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Ютазы муниципаль  районы Уруссу бистәсе, Афанасово һәм Красноключинки авыл җирлеге, Түбән Кама муниципаль районы торак пунктларында яшәүчеләргә генә кагыла.
ТР бюджетында кирәкле акча бар. Гомумән алганда, бу максатларга 6 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бу программа 3 елга исәпләнгән.
РФ нең күп кенә төбәкләре 2011 елның 1 гыйнварыннан субсидия түләми, хәтта аннан да иртәрәк туктаучылар бар, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Шул ук вакытта җылылык энергиясе үз кыйммәтен киметү буенча эш башкарылачак дип белдерде ул.
“Татарстан Республикасы  Президенты бу яңалыкка акрынлап күчүне йөкләде. Әлбәттә, бу республика бюджеты өчен зур чыгым, әмма без башка юл булмаганга шуңа барабыз”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
3 ел дәвамында аз керемле категория гражданары өчен җылылык энергиясе тарифлары кинәт үсүне компенсацияләү өчен субсидиләр каралачак, дип билгеләп үтте Президент матбугат хезмәте. “Хәзер субсидияләү схемасын уйлыйбыз һәм берничә көннән кем һәм ничек субсидия алырга мөмкин һәм аны алу өчен нишләргә икәнлеген халыкка хәбәр итәчәкбез, - дип белдерде Илдар Халиков. – Аз керемле татарстанлыларның яшәү дәрәҗәсен төшермәү һәм бу процессны алар өчен җиңеләйтү бурычы куелды”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International