Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак эш сәфәре белән килде. Аны «Казан» Халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. каршы алды.
Александр Новак Татарстанга сәфәре кысаларында 2013 ел Универсиадасы объектларын энергетика белән тәэмин итү һәм Идел буе федераль округы электр энергетикасы объектларын көзге-кышкы чорга әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.
Көннең икенче яртысында Россия энергетика министры Ашальчински нефть чыгару урынында, “ТАНЕКО” ААҖ нефть чыгару һәм нефть химиясе заводлары комплексынынң төзелеш мәйданчыгында булачак. Шулай ук кунак “ТАИФ-НК” ААҖ һәм “Түбән Кама шин” ААҖ эше белән танышырга ниятли.