Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда авыру балалар әти-әниләре өчен кунакханәгә нигез ташы салынды
2012 елның 28 августы, сишәмбе
Казандагы Республика клиник хастаханәсе белән Балалар республика клиник хастаханәсе арасында Роналд Макдоналд йорты – Россия Федерациясендә беренче бушлай кунакханә салыначак. Бүген шушы 2 катлы йорт төзелешенең беренче ташын салу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Роналд Макдоналд Йорты”/”Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды идарәсе рәисе, “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов килде. Әлеге чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары һ.б. катнашты.
Быел сентябрьда төзелә башлап, киләсе елның 6 июлендә файдаланылышка тапшырылачак әлеге йорт БРКХ ишегалды түрендә төп бинага перпендикуляр урнаша (макетта күрсәтелгән). “Өйдән еракта өй” кунакханәсе сабые Балалар республика клиник хастаханәсендә озаклап дәвалану курсы уза торган ата-аналар өчен салына. Аны үз инициативасы белән әлеге фонд бушлай төзи, бушлай хезмәт күрсәтүне оештыра, ягъни ата-ана ул кунакханәдә торган өчен акча түләми. Бинада икешәр кешегә исәпләнгән (ләкин өстәмә караватлар кую мөмкинлеге карала) стандарт 19 бүлмә, коляскалы инвалидларга җайлаштырылган тагын 5 бүлмә, кечкенә һәм үсмер балалар өчен аерым уен бүлмәләре, компьютер классы, аш әзерләү һәм туклану, кер уу бүлмәләре, административ зона була. Баласы дәваланган арада ата-ана анда үз өендә торган кебек яши, баласын янына алып керә, ризык әзерләп сыйлый ала. Гомумән, бу игелекле йорт 600 кешегә исәпләнгән.
“Бик кирәкле, зур ихтыяҗлы проект бу. Фонд инициативасы безнең тарафтан яклау тапты һәм андый кунакханәне биредә күптән салырга кирәк иде: әле кул җитмәде, әле акчага кытлык булды. Чынлыкта, монда торган балалар ата-анасы янәшәсендә булуга мохтаҗ, алар янәшәдә булуны белеп тору гына да дәвалауда алга китешне арттыра, балалар тыныч була. Мондый проектның республика башкаласы Казанда тормышка ашырылуына, игелекле гамәлләре өчен компаниягә бик зур рәхмәт. Әлеге компания безнең Универсиадада стратегик партнерлар да әле”, - дип канәгатьлек белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Чынлыкта, Роналд Макдоналд йорты Россия киңлекләрендә беренче булып Казан Универсиадасына төзелсә, 31 илдә шундый 315 йорт баласы бәлагә тарган гаиләләргә игелек күрсәтә.
Мондый проектны Татарстанда гамәлгә ашыруыбызга без үзебез дә шат. Башта ул кунакханәне кайда төзик икән, дип, Мәскәүне, Санкт-Петербургны карадык, Россиянең өченче башкаласы буларак Казанга тукталдык. Баласы дәваланган арада елына 600ләп ата-ана биредә бушлай яши алачак, чөнки шуның өчен барлык шартлар да булдырла, аның тирә-ягы да балалар өчен җиһазландырыла. Татарстан Республикасында бизнесыбыз эшли башлаганга 15 ел була, без бик канәгать, дип сөйләде аннары сүз алган “Макдоналдс”ның Россиядәге һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов. Аның сүзләренчә, тагын 1-2 атнадан биредә төзелеш эшләре башланачак. “Баланың авыруына каршы көрәштә табиблар белән гаиләне берләштерә торган проект бу. Киләсе елның 6 июлендә кызыл тасманы кисәргә хәзер үк кызыгып торам”, - диде ул.
Соңыннан журналистлар белән аралашканда, Х.Хасбулатов, төзелеш материалларының экологик яктан чисталары гына кулланылачак, күпчелеген чит илләрдән кайтартылачак, ә төзүчеләре җирле компанияләрдән сайланачак, дип вәгъдәләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз