Казанда Татарстан халыклары дуслыгы йортының яңа бинасы ачылды

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Бүген Казан үзәгендә Республика һәм шәһәр көне алдыннан Татарстан халыклары дуслыгы йортының яңа техник мөмкинлекләр белән баетылган яңа бинасы ачылды. Аның ТР халыклары ассамблеясенә 20 ел тулган көннәрдә үз ишекләрен ачуы зур әһәмияткә ия. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми затлар, милли-мәдәни мөхтәриятләр җитәкчеләре катнашты.

Билгеле булганча, Халыклар дуслыгы йорты элек башкаланың Островский урамындагы берничә катлы кирпеч бинада урнашкан иде. Яңа бина искесеннән күпкә зуррак (биш катлы), анда милли берләшмәләрнең, ассамблея советы башкарма комитеты хезмәткәрләре кабинетлары, “Наш дом – Татарстан” журналы редакциясе, мәгълүмати үзәк, зур актлар залы, конференц-зал, сөйләшүләр алып бару өчен бүлмәләр, дуслык музее, тантаналар залы һ.б. урнашкан. Яңа бинада Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе дә эшләячәк. Төрле милләт вәкилләре спутник телевидениесе аша үзләренең милли тапшыруларын карый алачак.

Бүген килгән кунаклар бинаны карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йортының үзенең эчтәлеге ягыннан әһәмиятле һәм катлаулы гына түгел, аңа ихтыяҗ да зур икәнлеген билгеләп үтте. “Иң мөһиме – төрле милләтләр монда бер мохиткә туплана. Һәм илебезнең, теләсә кайсы төбәкнең иминлеге бөтен милләт һәм диннәр вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвеннән, безнең алар арасында ни дәрәҗәдә элемтәләр урнаштыруыбыздан тора. Без моны эшли алабыз, чөнки 20 еллык ТР Халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты бар”, - диде ул.

ТР Президенты яңа бинаны сафка бастыру эшенең башында торган, әлеге процесста хәлиткеч кеше булган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәтен белдерде. “Кулонстрой” ширкәте төзүчеләрнең намус белән эшләп чыкканнарын билгеләп үтте. “Монда бөтенесенә бик уңайлы. Иң мөһиме – шәһәр бик күркәм бинага ия булды. Монда теләсә кайсы илдән, теләсә кайсы төбәктән кунаклар белән килеп була. Аларга биредә үзебезнең бергәләп дус һәм килешеп яшәвебезне һәм эшләвебезне күрсәтергә мөмкин. Мондый элементлар безнең җәмгыятьне, дуслыгыбызны формалаштыра. Бу эштә вак нәрсәләр була алмый”, - диде Р.Миңнеханов.

“Бу бина географик яктан да уңышлы урнашкан, эшләнеше дә яхшы. Иң мөһиме – аның эчтәлеге. Без монда килеп кергәч, аның матур буш бина икәнлеген түгел, ә кайнап торган йорт икәнлеген күрдек”, - дип, яңа бинага бәя бирде ТР Президенты.

Президент сүзләренчә, Халыклар дуслыгы йортының яңа бинасы мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. “Татарларның өчтән бере генә Татарстанда яши”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, республикадан читтә яшәүчеләрнң туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятны саклап калуның күпкә авыр икәнлеген белдереп. Ул безнең республикадагы кебек барлык халыкларның мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итү, шартлар тудыру кебек үрнәкнең һәркайда булырга тиешлеген ассызыклап үтте.

“Әгәр без берләшсә алсак, кешеләрне милләтләре, диннәре буенча бүлмәсәк, илнең һәр почмагында безгә ихтыяҗ булачак, бернинди конфликтлар да, дошманнарча мөнәсәбәтләр дә булмаячак”, - дип, Рөстәм Миңнеханов милли-мәдәни мөхтәриятләр җитәкчеләренең үзләренең милләт вәкилләре өчен җаваплы икәнлеген белдереп, бу юнәлештәге эшнең бик нәтиҗәле булуын белдерде. “Без мөхтәриятләрдә бөтен мәсьәләләр буенча һәрвакыт аңлау табабыз. Бу кешеләр бик зур күләмдә иҗтимагый эш алып бара, җаваплылыгы зур. Без аларны белергә һәм аларга ярдәм итәргә, аларга таянырга тиеш”, - дип белдерде ул.

“Без бүген бергә булуыбыз белән үзебезнең бердәмлегебезне, илебез РФнең күпмилләтле икәнлеген, бу илдә менә дигән итеп яши, гореф-гадәтләрне, мәдәниятны саклый алуыбызны күрсәтәбез. Биредә төрле милләтләр кешеләренең берәүгә дә комачауламый, Татарстан тотрыклы үсештә”, - диде Президент, бүгенге көнгә урнашкан мөнәсәбәтләрне, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны саклап калу зарурлыгын белдереп. Ул шулай ук Республика һәм шәһәр көнен билгеләп үтү алдыннан бик зур эш башкарылганлыгын ассызыклап үтте. “Ике бәйрәмне дә без менә дигән бинада каршы алабыз. Игелекле булсын. Монда килегез, рәхәтләнеп эшләгез, файдасын күрегез”, - дип, ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аерым алганда, Рәхмәт хатлары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимировка, “Кулонстрой” җәмгыятенә бирелде. ТР Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев “Дуслык ордены” белән бүләкләнде. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповка, милли киемнәр алу өчен, 1 млн. сумлык сертификат тапшырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йорты ачылуны зур һәм күптән көтелгән вакыйга дип билгеләп үтте. “Татарстанда халык тынычлык, гасырлар буена республикада яшәгән бөтен милләтләр үсешен һәм яшәешен ТР халыклары ассамблеясе, ТР халыклары дуслыгы йорты белән бәйләп карый. Без барысы өчен дә ачык”, - диде ул.

“Без сезнең белән Халыклар дуслыгы йортын, гомумән алганда, ТР халыклары ассамблеясен яңа эчтәлек белән баетачакбыз. Безгә ышанып тапшырганнар икән, булсын өчен, балаларыбыз һәм оныкларыбызның тыныч тормышы һәм киләчәге тыныч булсын өчен, без моны бик яхшы итеп эшләргә тырышачакбыз”, - дип белдерде спикер, Халыклар дуслыгы йортының һәрвакыт үзенә тартып торуын, кешеләрнең монда килергә гел омтылып торуын теләп.

Тантана милли диаспораларның концерты белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International