Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Күпбалалы гаиләләргә биреләсе җир кишәрлекләре башка максатларда кулланырга тиеш түгел"
2012 елның 31 августы, җомга
Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрдән җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә кагылышлы 18 меңгә якын гариза алынган. Гаризаларның 11 проценты электрон формада - ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша юлланган. Узган бер айда 1385 гариза алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җиткерде.
Ул күпбалалы гаиләләргә каралган җирләрне кадастр хисабына кую буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының август дәвамында районнар белән актив эшләвен искәртте. ТР Президенты кушуы буенча бу эш агымдагы елның 1 сентябренә тәмамланырга тиеш иде. Бүгенге көндә республикада барлыгы 14786 җир участогы кадастр хисабына куелган, ягъни тәкъдим итәргә әзер (Казан һәм Чаллыдан тыш). Шуның 5246 сы кадастр хисабына узган айда алынган.
Азат Хамаев бүгенгә 43 районда күпбалалы гаиләләргә 6822 җир участогы тәкъдим ителүен хәбәр итте. Аларның гомуми мәйданы 820 гектарга якын. 30 районда тәкъдим ителгән җир участокларының күләме 50 проценттан артык, ә менә Әлмәт, Түбән Кама, Ютазы районнарында ул 30 проценттан кимрәк.
Министр сүзләренә караганда, Казанда яшәүче күпбалалы 3771 гаиләнең бүгенге көндә 3677 сеннән гариза алынган. Аларга биреләчәк җир кишәрлекләре территориясе инде билгеле - Каймар һәм Сокуры авыллары янында булачак. Беренчесе буенча барлык мәсьәләр инде хәл ителгән, бу җир кишәрлекләрен әлеге максатларга тапшыру буенча инвесторлар белән эш бара. Чаллыда җир кишәрлекләрен 3 сентябрьдән тәкъдим итә башлаячаклар.
Президент Рөстәм Миңнеханов җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшенең, аеруча шәһәр җирендә, катлаулы мәсьәлә булуын искәртеп, аны хәл итүне озакка сузмаска кушты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз