Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Арча районында булды
2012 елның 31 августы, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптә булды. Республика башлыгы белән Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров сыйныфларны, спорт залны һәм актлар залын карады.
Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе директоры Гөлнара Гарипова кунакларга сөйләгәнчә, бу уку йорты 1972 елда яки 40 ел элек төзелгән булган. Бу чорда мәктәптә капиталь ремонт бөтенләй үткәрелмәгән, бары тик агымдагы ремонт эшләре генә башкарылган. Мәктәпне капиталь ремонт программасы буенча яңартуга республика бюджетыннан 12 млн. 800 мең сум акча бүлеп бирелгән. Программада каралмаган эшләр өчен район бюджеты акча биргән. Гомумән алганда, мәктәптә капиталь ремонт кысаларында түбә яңартылган, электр чыбыклары тулысынча яңартылган, суүткәргеч, канализация торбалары, тәрәзәләр алмаштырылган. Моннан тыш, җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән һәм бина тышланган.
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 170 кә якын мәктәп реставрацияләнгән, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Агымдагы ел программасына кергән барлык мәктәпләрдә дә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән, төзекләндерү эшләре генә калган. Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, мәктәпләрдә капиталь ремонт иртәрәк башланырга тиеш иде, әмма мөмкинлек булмаган. Татарстан Президенты сөйләвенчә, ул бу мәктәпне Арчада үзе эшләгән вакыттан бирле белә, ул вакытта да әлеге мәктәп капиталь ремонттан соң кебек матур булмаган.
Рөстәм Миңнеханов Арчага сәфәре кысаларында Төбәк-Чокырча авылында күп функцияле үзәк ачуда катнашты. Агымдагы елның апрелендә төзелә башлаган мәдәни-спорт комплексының гомуми мәйданы 450 кв. метрдан артык. Күп функцияле үзәк 2012 елда ТР да мәдәни һәм күп функцияле үзәкләр төзү программасы кысаларында торгызылган.
Арча муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов сүзләренә караганда,7,5 мең кеше яши торган микрорайон өчен мондый үзәк ачылу мөһим вакыйга, чөнки биредә андый үзәкләр булмаган.
Мәдәни-спорт үзәгендә волейбол, өстәл теннисы буенча секцияләр, олылар өчен йога буенча түләүле секцияләр оештыру планлаштырыла. Биредә вокал, хореография дәресләре, шулай ук мәдәни-спорт чаралары үткәреләчәк. Бу объект төзелешенә 10 млн. сум бүлеп бирелгән.
Һәр ел саен кимендә бер клуб төзеләчәк, дип ышандырды республика башлыгы. Шулай ук ФАП, мәктәп, су, торакларны капиталь ремонтлау, авылларга юл үткәрүгә кагылышлы программалар дәвам ителәчәк дип тә өстәде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз