ТР Президенты шулай ук гимназиядә татар телендә белем бирүләренә игътибарны юнәлтте. “Без һәрвакыт халкыбыз, традицияләребез турында уйларга тиеш һәм мондый мәктәпләр республикада булырга тиеш”. Ул укучыларга укуларында уңышлар теләде һәм гимназия директоры Люция Хөснетдиновага интерактив комплекска сертификат тапшырды.
Гимназия алдындагы мәйданчыкта беренче кыңгырау чыңы яңгыраганнан соң Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшинга мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр.
Бу вакытта актлар залында Универсиада дәресе бара иде, анда гимназия укучылары алдында көрәш буенча Татарстан чемпионы Раил Нургалиев чыгыш ясады. Ул үз каршыңа бурыч куйган очракта җиңүгә ирешергә мөмкин дип сөйләде. Раил Нургалиев сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. “2013 елда узачак Универсиада истә калачак, чөнки Казанга төрле илләрдән спортчылар киләчәк”, - дип ышана спортчы.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.