Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Hyundai Universe Luxury автобусларын бүгеннән үк сынап карап, аларның ышанычлы транспорт булачагына инана алуыбызга сөенәм”
2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Hyundai Universe Luxury автобусларының Казанга кайтарылган беренче партиясе бүген башкалабыз урамнарыннан элдерә. Аларны Универсиада авылы территориясендә Татарстан Республикасының транспорт компанияләренә тантаналы төстә тапшыру чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Hyundai Motor Company вице-рәисе Чой Хан Янг, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов, “XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Универсиадада транспорт белән тулысынча тәэмин итү өчен 525 автобус кирәк (шул исәптән, 344 шәһәрара, 143 шәһәр классындагы һәм 38 микроавтобус). Аларның беренче 25е бүген “Буревестник” ҖЧҖ нә, “Яшел Үзән ПАТП” ААҖ, “Түбән Кама ПАТП-1” ААҖ карамагына күчте.
“Универсиада якынайганнан якыная бара һәм без төрле чаралар белән аның эчтәлеген көннән-көн баета барабыз”, - дип башлады сәламләү чыгышын Илдар Халиков. Премьер-министр Универсиада өчен объектларның күпчелек өлешенең бүген инде әзер һәм Казан халкы, югары уку йортларында белем алучы студентлар өчен аларның ишекләре ачык булуын билгеләп узды. “Күпчелек юл объектлары төзелеше дә быел тәмамланырга тора. “Казан” халыкара аэропортының яңа терминалы һәм яңа очып күтәрелү-төшү полосасы төзелеше ахырына якынлаша. 2013 нче елгы Универсиаданың сыйфатлы һәм оешкан төстә үтүе өчен җаваплы булган барлык вәкилләр актив рәвештә әзерләнә”, - дип ассызыклый Илдар Халиков.
“Транспорт белән тәэминат – Универсиада өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе. Мин, Универсиадага әле шактый вакыт кала, Hyundai Motor Company продукциясен ала башлавыбызга һәм аны сынап карый алуыбызга һәм әлеге техниканың Универсиада көннәрендә ышанычлы транспорт булачагына инана алуыбызга сөенәм”, - дип, Илдар Халиков коллегаларына оператив хезмәт өчен, шулай ук килешүләрне рәсмиләштерүдә катнашкан затларга рәхмәтен җиткерде.
Hyundai Motor Company вице-рәисе Чой Хан Янг исә, тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп: “Без эшчәнлегебездә төп игътибарны югары сыйфатка һәм клиентларның канәгать булуына юнәлтәбез”, - дип билгеләп үте.
Тантаналы чара рәсми затларның яңа автобуста Универсиада авылы тирәли әйләнеп кайтуы белән тәмамланды.
Югарыда телгә алынган 525 автобустан тыш, Универсиаданың автомобиль паркын шулай ук 929 данә Hyundai Sonata һәм Hyundai Solaris җиңел автомобильләре, бушлай бирелүче 122 Hyundai H-1 микроавтобусы, туристик класслы 344 Hyundai Universe автобуслары тулыландырачак. 2014 нче елда Сочида узачак XXII Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарына әзерлек графигы нигезендә, агымдагы елның октябреннән 2013 нче елның мартына кадәр Сочи шәһәрендә төрле чаралар үткәреләчәк, Универсиада өчен алынучы автобуслар анда да сынау рәвешендә кулланылачак. Моннан тыш, яңа автобуслар Казанда нәфис гимнастика буенча Россия чемпионатында, самбо буенча илкүләм ярышларда да хезмәт күрсәтәчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз