Рөстәм Миңнеханов РФ табигый ресурслар һәм экология министры белән очрашты

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һ.б. катнашты.

Очрашуда катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклау, заманча технологияләр куллану бәрабәренә табигатькә тискәре йогынтыны киметү, табигый байлыклардан файдалану һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International