Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "ЛУКОЙЛ" компаниясе Татарстанда тулыканлы тормыш белән яши"
2012 елның 30 октябре, сишәмбе
“ЛУКОЙЛ” белән “Татнефть” тыгыз элемтәдә яши. Әлеге компанияләрнең авыр нефть ятмаларын үзләштерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Хәзерге вакытта “Татнефть” белән “Лукойл”ның Татарстаннан читтә бергәләп эшчәнлек алып бару мөмкинлеге карала. Бу мәсьәләдә уртак карарга килүгә якын торабыз”. Бүген “ ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперов белән очрашудан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Республика башлыгы һәм “ЛУКОЙЛ” президенты белән әңгәмә барышында каләм ияләрен Татарстан белән әлеге эре нефть компаниясенең хезмәттәшлек перспективалары кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов авыр калдыкларны эшкәртү буенча тәҗрибә проектын, шулай ук яңа типтагы насослар буенча инвестицияле проектны гамәлгә ашыруда “ЛУКОЙЛ” белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглануын җиткерде. “”ЛУКОЙЛ” Татарстанда тулы канлы тормыш белән яши”, -дип ассызыклады республика башлыгы.
Россиянең иң эре инновацияле нефть компаниясе булган “ЛУКОЙЛ” бүген дөньяның 45 илендә тәкъдим ителгән. “ЛУКОЙЛ” төркеменә караган “РИТЭК” җәмгыяте Татарстан территориясендә нефть ятмаларын үзләштерүдә катнаша. Рөстәм Миңнеханов әлеге компаниянең Татарстанда эшләүче кече нефть компанияләре арасында иң эресе булуын ассызыклап, кече компанияләрдә табылган нефтьнең 15 проценты аның өлешенә туры килүен искәртте. 1992 елдан бирле эшләүче “РИТЭК” (Россия инновацияле ягулык-энергетика компаниясе) исеменнән үк күренгәнчә инновацияле компания. “ЛУКОЙЛ” компанияләр төркемендә югары нәтиҗәле киләчәк технологияләрен эшләү һәм кулланылышка кертү бурычы нәкъ менә “РИТЭК”ка йөкләнгән.
Моннан тыш, “ЛУКОЙЛ”ның Татарстанда автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәре эшли. Вагит Алекперов журналистлар белән аралашу вакытында республика территориясендә АЗСлар челтәрен үстерү белән кызыксынуларын белдерде.
Ул инвестицияләр салу өчен Татарстанны “ЛУКОЙЛ” өчен өстенлекле төбәк дип атады. Вагит Алекперов бүген Татарстанда компания инвестицияләр сала торган объектлар булуга игътибар юнәлтеп, алга таба өстәмә участокларны инвестицияләү мәсьәләсе каралуын җиткерде. Бу участокларның зур рисклы, катлаулы булуын ассызыклап, аларның зур игътибар соравын, шуңа күрә хәзер фәнни потенциал белән тыгыз эш алып барылуын сөйләде.
“ЛУКОЙЛ” төп эшчәнлек профиленнән тыш, Татарстан территориясендә социаль проектларны тормышка ашыруда да катнаша. Аерым алганда, Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрен торгызуда, социаль-мәдәни проектларга грантлар бирүдә катнаша. Компания президенты Вагит Алекперов республикага бу сәфәре барышында Свияжскида булачак, шулай ук “Пирамида”да “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ”ның ТР да хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектларның III бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз