ТР һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы тышкы икътисад өлкәсендәге мөнәсәбәтләр турында килешү имзалады
2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләр турында килешү имзаланды. Документны РФ Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчесе Андрей Белоусов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Бүген килешү РФ Икътисади үсеш министрлыгының “Чит ил дәүләтләрендә Россия Федерациясе сәүдә вәкиллегенең яңа йөзен формалаштыру”га багышланган коллегия кысаларында имзаланды. Килешү кысаларында чит илдә бизнес алып бару чаралары планын эшләү, шулай ук Икътисади үсеш министрлыгының сөйләшүләр алып баруда катнашуы карала.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.