Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты. Очрашу кичә кич Казан Кремлендә узды.

Анда Татарстан ягыннан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина һ.б. катнашты. Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Мединский республикада мәдәния мирас объектларында торгызу һәм реставрация эшләре алып бару, тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклау, мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара тикшеренү үзәге белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International