Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Төрекмәнстанның хезмәттәшлек өчен резервлары гаять зур
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдагы Резиденциясендә Төркмәнстан Республикасы делегациясен кабул итте. Әлеге делегация 6 ноябрь көнне 3 көнлек эш сәфәре белән Татарстан җиренә Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисенең транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Розымырат Сейиткулыев җитәкчелегендә килгән.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда Төркмәнстан элемтә министры Байрамгелди Овезов, “Туркменховаеллары” дәүләт милли хезмәте башлыгы Мердан Аязов, “Туркменавтоеллары” дәүләт концерны рәисе Перхат Мередов һәм Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казан каласындагы вәкиле Радик Вахитов, “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин, “КамАЗ” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Әхәт Урманов һ.б. катнашты.
Татарстан Президенты мөхтәрәм кунакларны сәламләп, ике республиканы бәйләгән уртак якларны барлады, мәдәниятләребез безне якынайта, динебез бер, дип билгеләп үтте. Төркмәнстан делегациясе өчен “КамАЗ”, “Казан вертолет заводы”, “Казанькомпрессормаш”, “Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятьләре, Яшел Үзәннең суднолар һәм суыткыч җиһазлар җитештерә торган М.Горький һәм Серго исемендәге (ПОЗИС) заводлары, шулай ук IT-парк, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, нефть суырту һәм эшкәртү, энергетика кызыксындырырлык өлкәләр, дип, Р.Миңнеханов аларның игътибарын шушы предприятиеләргә юнәлтте, хезмәттәшлек мәйданы буларак тәкъдим итте. Мәгариф һәм спорт буенча хезмәттәшлек күперләрен ныгыту мөмкинлегенә ишарәләп, тугандаш республикадан яшьләр килеп, Татарстанның югары уку йортларында белем алалар, Универсиадага әзерләнгән Казанның спорт өлкәсендә дә уртаклашыр тәҗрибәсе бар, дип искәртте. Төркмәнстан икътисады өчен индустриальләштерү мөһим, безнең исә индустриаль зоналар формалаштыру тәҗрибәбез бар, аны уртаклашырга без әзер һәм, аерым алганда, “Мастер” Кама индустриаль паркы эшчәнлеге белән танышуны тәкъдим итәм, диде Татарстан җитәкчесе.
Делегация җитәкчесе Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовның Татарстанга быел май аенда килүе, сәүдә-сәнәгать, мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзалануы, төрле юнәлешләрдә Татарстан–Төркмәнстан эшче төркеме оешуы турында искәртте. Ике яклы килешү нигезендә, 2006 елдан бирле Төркмәнстан Республикасы “КамАЗ”дан барлыгы 400 млн. АКШ долларына 5 меңнән артык авыр йөк машинасы алдырган, якын арада чираттагы партия сатып алыначак. Тагын контракт буенча “Туркменховаеллары”на 7 вертолет алынган, киләчәктә бу өлкәдә хезмәттәшлек дәвам иттереләчәк, дип ышандырырга омтылды Розымырат Сейиткулыев Төркмәнстан Президенты исеменнән сәлам тапшыргач. Кичә алар башта “Казан” халыкара аэропортының 1А терминалын, яңа салынган очу-төшү аланнарын карап йөргән, Татарстан башкаласы үзәгендәге IT-паркта булган, бүген исә көннең икенче яртысында Чаллының автомобиль төзелеше белән Түбән Кама каласының нефть химиясе өлкәсендәге мөмкинлекләрен якыннан өйрәнү планлаштырыла.
“Без Ашхабадта сәгатенә 1600 пассажир үткәрергә сәләтле яңа аэропорт төзүне планлаштырдык, башка берничә шәһәрдә шушы юнәлештә эш бара, Татарстанның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе безнең белгечләргә бик ярап куячак. Шулай ук 12-14әр катлы торак йортлар, зур предприятие биналары салыначак, димәк, төзелеш өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә ихтыяҗ бар”, - дип басым ясап әйтте Төркмәнстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле Розымырат Сейиткулыев.
Сергей Когогин фикеренчә, “КамАЗ” өчен Төркмәнстан базары бик әһәмиятле. Чөнки биредә сүз сатылган 5 меңнән артык “КамАЗ” турында гына түгел, сервис үзәкләре төзелгән, күчмә станцияләр булдырылган, шул рәвешле, хезмәт күрсәтү челтәре оештырылган. Алга таба предприятие техниканы камилләштерүне күздә тота, ди генераль директор.
Татарстан белән Төркмәнстан хезмәттәшлектә уңышлы партнерлар булып тора, әлеге визит шушы ике республиканың төрле тармакларда багланышларына этәргеч бирәчәк, дип билгеләп үтелде очрашуда. Р.Миңнеханов сүзләренчә, быел беренче ярты еллыкта ике арадагы товар әйләнеше инде 1,5 тапкырга арткан. “Гомумән, хезмәттәшлек резервы зур. Без тәҗрибә уртаклашырга, мөнәсәбәтләребезне камилләштерергә тиеш”, - дип саный Татарстан Президенты.
Очрашу барышында Төркмәнстан ягы игълан иткәнчә, Казан белән Ашхабад арасында туры авиалинияләр булдыру кирәк, хәзергә Ашхабад белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара арасында самолетлар оча, соңгысыннан баш тартып, Казанга өстенлек бирү мәсьәләсе карала. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Ашхабадка Казаннан туры очу бизнес өчен бик отышлы булачак, шулай ук эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм җәелдерүгә этәргеч бирәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз