Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанны сәнәгать предприятиеләре продукциясен Индонезия базарына чыгару мөмкинлеге кызыксындыра
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джаухари Оратмангун белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов илче әфәндегә Татарстанга игътибарлы булуы, Россия Федерациясе, шул исәптә төбәкләр белән элемтәләрне ныгыту эшләре алып баруы өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанны Индонезия белән сәүдә-икътисад мәсьәләләре, Индонезия базарына сәнәгать предприятиеләре продукцияләрен чыгару буенча хезмәттәшлек итү кызыксындыра, дип ассызыклады ул. Моннан тыш, Индонезиядә һәм Татарстан Республикасында да туристлык өлкәсен үстерү зарур, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген Татарстан – туристлар агымы арту күзәтелә торган төбәк.
“Без шулай ук Индонезиянең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тәҗрибәсе белән дә кызыксынабыз, - диде Татарстан башлыгы. – Индонезиядә 200 дән артык этник төркем вәкилләре дус-тату яши. Бу мәсьәлә конфессияара, милли һәм мәдәни бәхәсләр нигезендә килеп чыккан конфликтлар булып торган вакытта бигрәк тә актуаль булып тора”.
Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джаухари Оратмангунга бүген Казанда Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында узачак Индонезия музыкасы концертын оештыруы өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты концерт татарстанлылар игътибарын Индонезия мәдәниятенә җәлеп итәчәгенә ышана.
Рөстәм Миңнеханов үзара элемтәләрне ныгыту өчен Татарстан белән Индонезия арасында бизнес-делегацияләр белән алмашуны җайга салу мөһим дип белдерде.
Джаухари Оратмангун үз чиратында, Индонезия ягы Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләрен һәм шулай ук ТР Президентын Индонезиягә визит ясауга әзерләү өчен бар көчен куячак дип ышандырды. “Безгә халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен хезмәттәшлек итү юнәлешләрен арттыру зарур”, - диде ул.
Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Индонезиядә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын оештыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов Татарстанның Индонезиянең туристлык компанияләре белән элемтәләрне җайга салуларын белдерде. 2013 елның апрелендә Индонезия туроператорларын җәлеп итеп семинар оештыру ниятләнә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз