Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко белән очрашты

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко белән очрашты. Очрашу РФ нең Бөекбританиядәге илчелегендә узды. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Айрат Нуретдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе Рәисе Шамил Агеев һ.б. катнашты.

Александр Яковенко Рөстәм Миңнеханов өчен илчелек бинасы буенча экскурсия үткәрде.

Очрашу ахырында Рстәм Миңнеханов БДТРК телеканалы һәм “Голос России” радиосы хәбәрчеләре сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International