Рөстәм Миңнеханов "Ростехнологии" дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Игорь Завьялов белән оптик кластерны үстерү перспективалары турында фикер алышты

2012 елның 9 ноябре, җомга
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары, “Оптик системалар һәм технологияләр” фәнни-җитештерү концерны Директорлар советы рәисе Игорь Завьялов белән очрашты.

Очрашу тәмамлангач, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин белдергәнчә, оптик кластер үсеше перспективалары хакында сүз барган.

Искәртеп узабыз, “Оптик системалар һәм технологияләр” фәнни-җитештерү концерны Татарстан белән бергә энергетиканы саклаучы яктырткыч техникалар җитештерү буенча уртак предприятие ачарга планлаштыра. Хәзерге вакытта аларны Татарсан предприятиеләренең сәнәгать зоналарын яктыртуда куллану һәм республиканың сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында медицина җиһазларын файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International