Рөстәм Миңнеханов РФдәге БМО системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче белән очрашты

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Берләшкән милләтләр оешмасы системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының эчке сәясәт буенча Департамент җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

Искәртеп узабыз, Ришард Коменда әфәнде Казанга Россия кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләр өчен “Этник һәм конфессиональ билгеләр буенча дискриминация булдырмау” темасына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен килде. Семинар БМО кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсе, Россия Федерациясендәге кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырыла.

Очрашуда гомумән дөньяда, аерым алганда Россиядәге этник һәм конфессиональ билгеләр буенча дискриминация проблемалары каралды. Рөстәм Миңнеханов Ришард Комендага семинарны үткәрү урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан – федерациянең күп милләтле һәм күп конфессияле субъектларының берсе, дип билгеләп үтте ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International