Татарстан Президенты “КорпусГрупп” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КорпусГрупп” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. “КорпусГрупп” компаниясе генераль директоры Олег Лобанов Татарстан Республикасы компанияләре белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр белдерде. Искәртеп узабыз, Мәскәүнең “КорпусГрупп” компаниясе 1991 елдан бирле Россиянең производство-хуҗалык аутсорсингы базарында эшли. Компания индустриаль туклану, күчемсез милек объектларын файдалануга бирү, биналарны һәм територияләрне чистарту өлкәсендә комплекслы карарлар тәкъдим итеп бердәм подрядчы буларак эш итә.

Очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International