Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Финляндия бизнес-делегациясе белән очрашты
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ауропа эшләре буенча һәм Финляндия тышкы сәүдә министры Александер Стубб җитәкчелегендәге Финляндиянең эшлекле даирә делегациясе белән очрашуда икътисади хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанда фин компанияләренең яңа проектларын гамәлгә кую, туры авиаочыш ачу һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Александер Стуббка фин бизнесменнары делегациясе визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Финляндия һәм Россия Федерациясе мөнәсәбәтләре кысаларындагы безнең мөнәсәбәтләр Татарстанның һәм сезнең илнең киләчәк үсешенә этәргеч булачагына ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты министрга.
Рөстәм Миңнеханов зур канәгатьлек белән Татарстан белән Финляндиянең тышкы сәүдә үсә, дип билгеләп үтте. Узган ел үсеш 17 процент тәшкил итсә, быел аннан да күбрәк. Республика Президенты фикеренә караганда, Татарстан белән Финляндия үзара хезмәттәшлек итү өчен зур потенциалга ия һәм аннан файдаланырга кирәк.
Республика җитәкчелеге ТР да фин сәнәгать компанияләрен күрергә теләр иде, дип белдерде Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, фин бизнесы Казандагы “Иннополис” IT-шәһәрендәге эшләр белән кызыксынырга тиеш.
Татарстан белән Финляндиянең туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә үсеш перспективалары зур, дип билгеләп үтте республика Президенты. Рөстәм Миңнеханов фин ягына Казанда виза үзәге ачулары өчен рәхмәт белдерде, әмма киләчәктә туристлык агымы артуга турыдан-туры авиаочыш булмау комачаулавын билгеләп үтте. “Татарстан фин туристларына кызыклы булыр иде дип уйлыйм, - дип мөрәҗәгать республика башлыгы Александер Стуббка. – Турыдан-туры авиарейслар оештыру кирәк дип уйлыйм. Без бу эшне башкаруда мөмкин кадәр тырышачакбыз, ә сез федераль җитәкчелек белән очрашуда бу мәсьәләгә игътибар юнәлтегез”.
Рөстәм Миңнеханов Финляндия җитәкчелегенә анда яшәүче татарларга игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. “Татарлар безнең мөнәсәбәтләр үсешенә аерым өлеш кертергә тиеш дип уйлыйм”, - дип белдерде ТР Президенты.
Ул шулай ук әйдәп баручы фин хоккейчылары “АК Барс” командасы уңышына өлеш кертә, Финляндия җыелма командасы футболчылары “Рубин”да уйный, дип искәртте. “Фин җыелма командасы Казанда Универсиадада сынатмас”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ауропа эшләре буенча һәм Финляндия тышкы сәүдә министры Александер Стубб Казанда беренче тапкыр булса да, республика турында күп ишетүе турында сөйләде.
Александер Стубб сүзләренә караганда, фин делегациясе составына төзелеш, энергетика, авыр сәнәгать өлкәләрен тәкъдим итүче 30 га якын бизнесмен керә. “Финнар өчен Россиядә, бигрәк тә Татарстанда бизнес ачу җиңел”, - дип саный министр.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты фин делегациясенә Казанда уңышлар теләде. “Хакимият вәкилләре буларак безнең бурыч – бизнес-структураларны очраштыру һәм безнең элемтәләрне үстерүгә ярдәм итү”, - дип мөрәҗәгать республика башлыгы Александер Стуббка.
Бүген фин делегациясе Татарстан-фин бизнес-форумында катнаша, IT-паркны карый. Аларга Республика проектлары һәм ТРның инвестицион потенциалы тәкъдим ителәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз