Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче әйдәп баручы компания вәкилләре белән очрашты
2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче John Deere әйдәп баручы компаниясе вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда John Deere Agriculturals Holdings, Inc. филиалы җитәкчесе Джозеф Барретт, John Deere компаниясенең Россиядәге генераль директоры Дерек Будро, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Американың John Deere компаниясе продукциясе сыйфаты һәм технология дәрәҗәсе буенча бөтен дөньяга танылган, дип билгеләп үтте ТР Президенты. “Без АКШта булганда, компаниянең бер заводын карадык һәм технологик үсешен күреп сокландык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанда кулланыла торган Jonh Deere техникасы ышанычлы һәм югары җитештерүчәнлеккә ия булуын күрсәтә”.
Заманча авыл хуҗалыгы техникасы авыл хезмәтен тамырдан үзгәртте, дип билгеләп үтте ТР башлыгы. Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгында әйдәп баручы технологияләрне кертергә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстанда яңа технологияләр буенча эшләнгән 500 заманча чәчү комплексы һәм 2 мең туфрак эшкәртү коралы барлыкка килгән.
John Deere Agriculturals Holdings, Inc. филиалы җитәкчесе Джозеф Барретт Рөстәм Миңнехановка компаниягә биргән игътибары һәм Америка заводына визиты өчен рәхмәт белдерде. Джозеф Барретт Татарстан Президентына компаниянең эшчәнлеге һәм John Deere авыл хуҗалыгы техникасы модель рәтләре турында сөйләде.
Очрашуда яклар авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче дөньяга танылган компания белән Татарстанның хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз