Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы - эшкуарлар белән уңышлы хезмәттәшлек итүнең бер коралы"
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Сәүдә-сәгәгать палатасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Сәүдә-сәнәгать палатасының Административ советы һәм Идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Россия кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм агентлыгы генераль директоры Виктор Ермаков һ.б кунаклар катнашты. Юбилей чарасы котлау чыгышларыннан гына тормады. Эшмәкәрләр бүген үзләрен борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәрде.
Тарихка күз салсак, Россиядә сәүдә-сәнәгать палаталары системасы илдә зур социаль-икътисади үзгәрешләр барган 1990 нчы елларда формалаша башлый. Татарстан эшлекле даирәләренең республикада Сәүдә-сәнәгать палатасы төзү турындагы идеясен тормышка ашыруда ТР Президентының 1992 елда дөнья күргән Указы ярдәмгә килә. Хәзер палатаның Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән, Мамадышта вәкиллекләре эшләп килә. Әлмәттә – Көньяк-көнчыгыш ССП, Чаллыда – Чаллы һәм Кама аръягы палаталары теркәлгән.
Төрле милек формасындагы кече, урта, эре бизнес өлкәләренә караган 2151 предприятие бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары. Хакимият органнары алдында үз әгъзаларының мәнфәгатьләрен яклау, ике арада диалог урнаштыру, эшмәкәрлек үсеше өчен кирәкле инфраструктура булдыру, республика предпритиеләренең товарларын, хезмәтләрен эчке һәм тышкы базарларга чыгару, Татарстан җитештерүчеләренең уңай эшлекле имиджын формалаштыруга ярдәм итү – баларның барысы да палата алдында торган бурычлар. Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кабул ителгәннән соң, эшмәкәрләрне яңа шартларда эшләргә җайлаштыру бурычы да өстәлде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеген, әгъзаларын юбилейлары белән котлап, үз вакытында аны оештыруның чишмә башында торучыларга аерым рәхмәт белдерде. “Иң мөһиме: Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанда мөһим структура буларак үзен таныта алды”, -диде ул.
Хөкүмәт рәисе палатаның бер яктан эшмәкәрләрнең позицияләрен билгеләүдә, аларны хакимият органнарына җиткерүдә мөһим инструмент булуын билгеләп үтте. Икенче яктан аның республика алдында торган дәүләт бурычларын тормышка ашыруда ярдәм итүен ассызыклады.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы халыкара хезмәттәшлеккә дә сизелерлек өлеш кертә. Илдар Халиков бу җәһәттән палатаның Идарә рәисе Шамил Агеевка, ул җитәкләгән командага рәхмәт белдерде. Ул күптән түгел узган Татарстан-Люксембург бизнес-форумы вакытында, бу атнада Казанда үткән Татарстан-Финляндия эшлекле форумында Татарстан эшмәкәрләренең чит ил партнерлары белән мөһим элемтәләр булдыруына аерым тукталып узды, эшлекле элемтәләрне тагын да активрак, нәтиҗәлерәк итеп файдаланырга чакырды.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә карамастан, әле һаман бу адымның дөреслегенә кагылышлы бәхәсләрнең тынганы юк. Илдар Халиков ВТОга керү белән күпчелек тармакларда ил җитештерүчеләренең кыенлыклар алдында калуын таный. Шул ук вакытта буласы эш инде булган, кирәк-кирәкми диюдән файда юк, дигән фикердә. “Алда бары бер юл –аңардан мөмкин кадәр күбрәк плюслар алуга омтылу. Ул ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының җитештерүчеләрне әлеге шартларга җайлаштыру буенча республикада беренче булып конференцияләр, очрашулар оештыруын билгеләп үтте. Аларны дәвам итәргә кирәклеген искәртте. Моның буенча методик, аналитик материаллар белән ярдәм итүләрен сорап Россия кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм агентлыгы генераль директоры Сергей Егоровка мөрәҗәгать итте. “ВТО шартларында күп тармакларда проблемалар котылгысыз, аларның йогынтысын мөмкин кадәр киметергә, законсыз процессларга каршы торырга кирәк. Ил күләмендә Хөкүмәт, ВТОга керүгә кагылышлы килешүне бозмыйча, безнең бизнеска ярдәм механизмнарын тәкъдим итәргә тиеш”, - ди ул.
Илдар Халиков ТР Сәүдә-сәнәгать палатасын юбилейлары белән котлап, аның җитәкчелегенә, әгъзаларына уңышлар,сәламәтлек теләде. “Үзара җайга салынган эшчәнлек булганда гына без бүген республика сәнәгатендәге, кече, урта бизнестагы яхшы темпны саклап калу белән генә чикләнмичә, аны үстерә алачакбыз”, -дип ассызыклады.
РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин үз енең котлау чыгышында бүген бизнес җәмәгатьчелекнең үз фикерләрен, карашларын федераль дәрәҗәдә булсынмы, республика дәрәҗәсендә булсынмы, җиткерә алу мөмкинлеге булуына басым ясады. “Иң мөһиме: алар кыска вакытта тормышка ашырылсын”, -ди ул.
Бүгенге утырышта төрле тармакларга караган кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләрен борчыган актуаль проблемаларны да күтәрде. Алар - салым түләүнең патент системасы белән бәйле кыенлыклар, авыл хуҗалыгында бизнесны алып барудагы, торак-коммуналь хуҗалыгында коммөуналь хезмәтләр бәяләренең кисәк артуы, бу тармакка кече һәм урта бизнес килүгә киртә тудыручы проблемалар.
Соңыннан ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Россия кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм агентлыгы арасында Татарстанда Европа мәгълүмат-консультация үзәге төзү турындагы Килешү имзаланды. Агентлыкның генераль директоры Виктор Ермаков үзәкнең бу ел ахырына кадәр төзеләчәген, киләсе ел башыннан финансланачагын, федераль үзәкнең дә финанслауда катнашачагын җиткерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз