Алексей Песошин: Тариф билгеләү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Тариф билгеләү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак. Тарифлар салымнар белән беррәттән теләсә кайсы төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә генә түгел, җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка да сизелерлек йогынты ясый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында белдерде.

Коллегиянең төп темасы - ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2019 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар.

Коллегия утырышында Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко катнашты.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында ведомство рәисе Александр Груничев доклад ясады.

Утырышта шулай ук тарифларны көйләү өлкәсендә ТР башкарма хакимияте белән хезмәттәшлек, Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаларны гамәлгә кертү, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Бердәм мәгълүмати аналитик системасын цифрлы яңарту кебек темалар буенча чыгышлар булды.

Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына республиканың төрле районнарында тарифлар аермасы белән бәйле проблеманы хәл итүне йөкләде.

“Кулланучыларның барлык төркемнәре хакимият органнарыннан ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалардан тарифларны киметү буенча нәтиҗәле чаралар көтә. Шул ук вакытта без республиканың төрле муниципаль районнарында тарифлар буенча зур аерма күрәбез. Бу бигрәк тә эчәргә яраклы суга һәм канализациягә тарифларда ачык чагыла”, - диде ул.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына килеп туган вазгыятьнең сәбәпләренә анализ ясау һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә тиешле тәкъдимнәр әзерләү  кирәк, дип белдерде.

Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Агымдагы елда һәм киләчәктә дә аларның хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучыларның икътисади мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча системалы эшләрен дәвам итүләренә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International