Рөстәм Миңнеханов атом төш технологияләре өлкәсендә инновацион үсеш мәсьәләләренә багышланган утырышта катнаша
2012 елның 20 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Нововоронежский АЭС мәйданчыгында РФ Президенты каршындагы Икътисадны модерниацияләү һәм инновацион үсеш советының президиум утырышында катнаша.
Утырышны Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев үткәрә. Анда катнашучылар атом төш технологияләре өлкәсендә инновацион үсеш мәсьәләләре буенча фикер алыша.
РФ Президенты каршындагы Икътисадны модерниацияләү һәм инновацион үсеш советының президиум утырышында РФ вице-премьерлары Владислав Сурков, Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, Россия Президенты ярдәмчесе Эльвира Нәбиуллина, икътисади үсеш министры Андрей Белоусов, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, төбәкләр башлыклары, тармак компанияләре җитәкчеләре катнаша
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.