Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде
2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Дәүләт салым хезмәте хезмәткәре көне уңаеннан, котлау юллады.
“Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре!
ТР Хөкүмәте исеменнән һәм үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - РФ Дәүләт салым хезмәте хезмәткәре көне белән котлыйм.
Сез 20 ел инде барлык дәрәҗә бюджетларына салым түләүләрен җыю буенча мөһим һәм җаваплы эшне башкарасыз.
Салым хезмәте хезмәткәрләренә йөкләнгән эшнең мөһимлеге - бәхәссез.
Сезнең эшегезгә илдәге стабильлек, дәүләт икътисады үсеше, инвестицион җәлеп итүчәнлекнең үсеше һәм башка бик күп икътисади һәм социаль программалар бәйле.
Бүген салым хезмәте - иң югары оештырылган һәм нәтиҗәле эшләүче дәүләт структураларының берсе. Ул үз эшендә заманча информацион технологияләргә һәм программаларга таяна, динамик рәвештә үсә.
ТР салым хезмәте эшчеләренең югары профессиональлеген һәм зур җаваплылыгын билгеләп үтәсе килә. Сез бюджетның керем өлешен арттыруга, республикабыз үсеше һәм чәчәк атуы өчен финанс базасын булдыруга әһәмиятле өлеш кертәсез.
Сезгә алдагы эшегездә уңышлар, үзсүзлелек һәм үҗәтлек телим. ТР салым органнары хезмәткәрләре дәүләт мәсьәләләрен чишкәндә, барлык яңалыкны һәм прогрессивны куллану буенча алддынгы позицияләрдә булыр, дип ышанам.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!”, - диелә ТР Премьер-министрының котлау сүзендә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз