Яклар истәлекле сувенирлар белән алмаштылар. ТР Президенты РФдә Корея Халык-Демократик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ким Ен Джега ТР турында китап тапшырды. Ким Ен Дже Рөстәм Миңнехановка чәчәк ата торган сакура төшерелгән, төрле ташлардан эшләнгән картина бүләк итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.