Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында катнашты
2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында кайбер проектларны тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, медицина фәннәре үзәге булдыру һәм медицина кадрлары әзерләү өчен медицина тренажер-стимуляторлар ("Эйдос-медицина”) куллану турында сүз алып барды.
Татарстанның тагын бер инициативасы – Әлмәттә эшче һөнәре буенча белгечләр әзерләүче уку үзәге булдыру.
Рөстәм Миңнеханов утырыш ахырында ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биреп, бүген Стратегик инициативалар агентлыгында профессиональ команда эшли дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы белгечләре белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә күпсанлы яңа мәгълүмат һәм идеяләр ала, аннары алар республикада чынга ашырыла.
“Мисал өчен, бүген ике проект буенча фикер алыштык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бер проект ресурс уку үзәге ачу белән бәйле, чөнки бүген белгечләр әзерләү төп мәсьәлә булып тора.”
Икенче проект медицина хезмәткәрләре әзерләү өчен медицина тренажер-стимуляторлар куллану белән бәйле. Дөньяда бу технологияләр актив файдаланыла инде, бездә исә медицина җиһазларының кыйммәт булуы аны киң кулланырга мөмкинлек бирми, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
“Без Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтчелек советы әгъзалары игътибарына башка тәкъдим һәм идеяләрне дә куябыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мисал өчен, “юл картасы” проекты. Бүген бу инвестицион климатны яхшырту, милекне һәм яңа бизнесны теркәү процедурасын камилләштерү өчен кирәкле адым. Гомумән алганда, бу федераль һәм төбәк, шулай ук муниципаль структуралардан да тора. Бу мәсьәләдә консолидацияләнгән эш кенә тиешле нәтиҗә бирәчәк”.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз