ТР Президенты РФ Куркынычсызлык советы секретаре һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.

Исегезгә төшерик, Николай Патрушев һәм Михаил Бабич Казанга бүген иртән килделәр. Эшлекле сәфәрнең төп максаты – куркынычсызлык мәсьәләләре буенча уртак күчмә утырышта катнашу.

Әңгәмә вакытында яклар Казанның җәйге Универсиаданы уздыруга әзерлек барышы, спорт объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, хокук саклау структуралары, гражданнар министрлыклары һәм ведомстволарының ведомтсвоара багланышлары мәсьәләләре, тренировкалар һәм укулар уздыру турында сөйләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International