Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Гаилә табибы” офисында булды
2012 елның 30 ноябре, җомга
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәткә эш сәфәре барышында гомумпрактика табибларының “Гаилә табибы” (“Семейный доктор”) офисында булды. Офис Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан кала халкына бүләк булды. Ул әле күптән түгел генә нефтьчеләр башкаласының халык тыгызлыгы зур булган “Яшьлек” микрорайонында ишекләрен ачкан иде. Бүген биредә яшәүчеләр саны 4000 нән артык, микрорайон киңәюен дәвам итә. Әлеге социаль әһәмияттәге проект шәһәр халкын үтемле амбулатор ярдәм белән тәэмин итә.
Гомумпрактика табиблары офисы “Татнефть” ААҖ, Әлмәт муниципаль районы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшлегендә туган проект. “Татнефть” һәм ТР Дәүләт торак фонды акчаларына күпкатлы йортларның берсендә офис өчен беренче каттагы өч фатир сатып алынган. Аның гомуми мәйданы 184 кв метр. Аны төзекләндерү эшләрен муниципалитет финанслаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кирәкле җиһазлар белән тәэмин иткән. “Гаилә табибы” офисы Әлмәт районы үзәк хастаханәсенең структур бүлекчәсе санала. Биредә халыкка медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында күрсәтелә. Пациентлар махсус тикшерелү узу өчен биредә сырхауханәгә юлламалар да ала.
Гомумпрактика табиблары офисы иң заманча таләпләргә җавап бирә. Биредә коляскалы инвалидлар өчен дә уңайлыклар каралган.
"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз