Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Гыйнвар аенда терлекчелектә керем 6 млрд сум тәшкил итте

2020 елның 22 феврале, шимбә

Гыйнвар аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче аенда Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум акча эшләгән, шуларның 6 млрд сумы - терлекчелектән. Үсеш 2019 ел белән чагыштырганда 6% тәшкил итте.

35 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, сатудан кергән табыш 3 млрд сумга җиткән. Үсеш югарырак булырга мөмкин иде, әмма дуңгыз итенә сатып алу бәяләре уртача 13 сумга ким булган.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тотрыклы хәлдә, алар эшкәртелгән һәм үз продукцияләрен югары бәяләрдән, җитештерүнең рентабельлелегенә 25%ка кадәр сату мөмкинлегенә ия.

Кош ите буенча да сатып алу бәяләренең кимүе күзәтелә - 106 сумнан 94 сумга кадәр кимегән. Продукцияне тирәнтен эшкәртү җайга салынган предприятиеләрдә нәтиҗәлелекне киметү куркынычы сизелерлек түгел. Калган эшкуарларны министр, предприятиеләрнең рентабельлеген арттыру өчен, җитештерү һәм эшкәртүнең тотрыклы эшен тәэмин итәргә чакырды.

Гыйнвар аенда Татарстан республикасында 112 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән (үсеш 106%) тәшкил иткән. 2,6 млрд. сумлык 104 мең тонна сөт сатылган (үсеш 15%).

“Сөткә сатып алу бәяләрен киметү өчен бернинди алшартлар да юк. Бүген сөт бәясе 26 сум 54 тиен тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 1 сум 16 тиенгә артыграк. Мондый уңайлы базар шартлары безгә сөт күләмнәренең үсеш темпларын саклап калырга мөмкинлек бирә”, - дип йомгаклады Марат Җәббаров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International