Татарстан Президенты РФ Тышкы эшләр министрлыгы делегациясе белән очрашты
2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашу өчен Казанга килгән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда РФ тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин, Федерация субъектлары, парламент һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә департаменты директоры Олег Васнецов, Чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Анатолий Макаров, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Очрашуда катнашучылар Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли автономиясе белән элемтә торышы һәм перспективалары буенча фикерләште, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы өчен бурычлар куйды.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.