Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән очрашуда катнашты
2012 елның 10 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында катнашты.
Искәртеп узабыз, 2012 елның мартында узган президент сайлаулары алдыннан февральдә Минтимер Шәймиев РФ Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле итеп билгеләнде.
Очрашуда дәүләт башлыгының сайлау алды программасын гамәлгә ашыру барышы буенча фикерләштеләр. Россия Президенты ышанычлы вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Элек ышанычлы вәкилләр институты сайлау алды кампаниясе вакытында гына эшләгән. Владимир Путин аны президент срогы буена сакларга һәм киләчәктә елга ике тапкыр ышанычлы вәкилләре белән очрашырга карар иткән.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.