Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Универсиада уздырганда иң мөһиме – киң күңеллелек, бу мәсьәләдә волонтерларга таянабыз”
2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Ел азагында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе традицион төстә Россиянең саллы волонтерлар командасы эшчәнлегенә йомгак ясый. Шул уңайдан бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Ел волонтеры” тантанасында, агымдагы елда иң яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән илнең 50 әйдәп баручы университетыннан һәм 30 субъектыннан волонтерлар делегацияләре билгеләп үтелде. Тантана РФ Спорт министры Виталий Мутконың видеосәламләвеннән башланды. Иң актив, булдыклы волонтерларны бүләкләү тантанасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
“Барыбыз да көткән 2013 нче елгы Универсиадага 204 көн кала бара. Универсиадага әзерлек кысаларында без барлык кирәкле биналарны сафка бастырабыз, транспорт объектларын төзибез, инфраструктураны камилләштерәбез. Әмма алардан да бигрәк мондый чаралар вакытында киң күңеллелекне күрсәтү мөһим. Сездән башка моңа ирешеп булмый. Бу мәсьәләдә сезгә таянабыз, бөтен өметебез сездә”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов волонтерларга. Ул билгеләп үткәнчә, Универсиада волонтерлык хәрәкәтенең киң колач җәюенә этәргеч булды. Моңарчы бездә бу мәсьәләдә профессионаллык юк иде. “Төрле зур чаралардан соң сезнең хезмәтегезгә карата күпсанлы уңай бәяләмәләр ишетәбез һәм бу күңелгә бик хуш килә. Сезнең эш тәҗрибәсе ил өчен бик кызыклы һәм файдалы булачак”, - дип белдерде ТР Президенты һәм аларга энтузиазм белән эшләгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов бүген Универсиада-2013 илчеләре сафына баскан танылган спортчы, “Рубин” футбол командасы капитаны Роман Шароновка, илчелекне раслаучы ышаныч грамотасын тапшырды.
“Рекрутер” номинациясендә җиңүчеләрне “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева тәбрикләде. “Көндәлек эшемдә мин көн саен волонтерлыкка килүче яшьләргә сокланам. Тәҗрибәле волонтерлар рекрутер сыйфатында, волонтер булырга теләгән яшьләр белән скайп, интернет аша һәм күзгә-күз очрашып әңгәмә кора”, - дип, ул аларга актив эшләрендә уңышлар теләде.
Волонтерлар шулай ук “Спорт волонтеры”, “Тим-лидер”, “Команда 2013” номинацияләрендә хөрмәтләнде. Аларны котлауда ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров, “Казан 2013” аппараты җитәкчесе – генераль директор киңәшчесе Лариса Сулима, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
“Ел волонтеры 2012” Гран-приена барлыгы 12 кеше дәгъва кылган. Иң зур бүләк хуҗасын сайлаганда, жюри әгъзалары төрле чараларда волонтерлыкка багышланган сәгатьләр санын гына түгел, ә ел дәвамында волонтерның шәхси эшендә югары күрсәткечләргә ирешүен һәм уңай бәяләмәләргә лаек булуын да исәпкә алган. Шулай итеп, “Ел волонтеры” Гран-прие Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, 537 эш сәгате җыйган 18 яшьлек Алмаз Әскәровка тапшырылды.
Елның волонтерлык программасы йомгакларына күз салсак, төрле дәрәҗәдәге чараларда волонтерлар барлыгы 64 мең сәгать эшләгән. Волонтерлар кунакларны каршыалу һәм озату, аккредитация эшләре, делегацияләрне озатып йөрү, тукландыру һәм урнаштыруны оештыру кебек мәсьәләләр өчен җаваплы.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз