Виктор Вексельберг Килешүне имзалау алдыннан бу фактны Сколково тарихында истәлекле вакыйга, дип атады. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйганың башы Идел буе буенча беренче җитди проектлар гамәлгә ашырган һәм белгечләре Себер нефть ятмаларын өйрәнгән “Татнефть” тарихы тамырына барып тоташа. Фәнни эшчәнлеген Бөгелмәдә һәм Әлмәттә нефть чыгару машиналары төзелеше өлкәсендә башлаган В.Вексельберг, Татарстан нефтьчеләре тәҗрибәсе һәм технология дәрәҗәсе югары халыкара стандартларга туры килә, ә бу нефть ятмаларын эшкәртүне югары дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге бирә диде. Бу мәсьәләдә дә барысы да Россия киләчәге өчен югары дәрәҗәдә әһәмияткә ия, дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов бу сүзләргә кушылып, “Татнефть” өчен фән үз позицияләрен саклау өчен төп чара булып тора диде. Компания фәннән башка ике тапкыр аз нефть чыгарган булыр иде. Бүген нефть табышы тотрыклы гына түгел, ә артып тора. Ә битум кебек яңа ресурслар инновацияләр таләп итә, ә Көнбатышта алар белән беркем дә уртаклашырга теләми. Шуңа күрә фән бирегә, Сколковога җәлеп ителәчәк, диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, республикада ике махсус зона (сәнәгать һәм яңалык кертү) бар инде. Алар алдан ук Сколково бүлекчәләре булыр дип күзалланган иде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.