Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан җитәкчелеге Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә Универсиадада куркынычсызлык тәэмин итү буенча зур өметләр баглый. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бу чарада ТР Хөкүмәт вице-премьеры Әскать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов тантаналы чараны ачып, дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләренә Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды.
Р.Миңнеханов Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре белән котлап мөрәҗәгать итте.
“Куркынычсызлык органнары һәрвакыт илнең милли мәнфәгатьләрен яклауда, суверенитетлыкка һәм территориаль бөтенлеккә янауны бетерүдә зур роль уйнады. Безнең махсус хезмәтләр тарихы чын патриотлык һәм батырлык мисалларына бай.
Бүген чынбарлык террорчылык, контркүзәтү эшчәнлегендә һәм дәүләт чикләрен яклау өлкәсендә нәтиҗәле эш таләп итә. Беренче планга халыкара террорчылыкка каршы көрәшү бурычы куела. Федераль Куркынычсызлык хезмәте тарафыннан җитди һәм күптөрле эш алып барыла, бу безнең гражданнарның тынычлыгын саклау максатыннан башкарыла.
Соңгы ике елда гына да Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасында террорлык актлары үткәрүне планлаштырган 6 радикаль экстремистик төркемнәрнең эшчәнлеге ачыкланды һәм юкка чыгарылды. Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм эчке эшләр органнарының профессиональ һәм төгәл эш итүләре нәтиҗәссендә 19 июльдә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте лидерларына карата кылынган террорлык ачыкланды һәм юк ителде.
Агымдагы елда икътисади җинаятьләргә каршы көрәштә, бюджет предприятиеләрен криминалдан саклауда, законсыз наркотиклар әйләнешен ачыклауда, коррупциягә каршы көрәштә яхшы нәтиҗәләргә ирештегез.
Киләчәктә безне мөһим чаралар көтә. 2013 елгы Универсиада барлык көч структураларының көчләрен һәм мөмкинлекләрен мобильләштерүне, төгәл һәм профессиональ эш итүне таләп итә. Уеннарның иминлеген тәэмин итү безнең өчен өстенлекле бурыч. Уңышка ирешү гарантиясе – сезнең батырлык, чыдамлык, үз эшегезгә бирелгән булуыгыз. Без махсус хезмәтләргә зур өметләр баглыйбыз.
Залда дәүләт иминлеге органнары ветераннары да утыра. Бу өлкән буынның яшь буынга традицияләрне тапшыруын, закон принципларына, хәрби намуска тугъры калырга, Ватан һәм җәмгыять алдында җаваплы булырга өйдәүне дәлилли.
Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим”.
Татарстан Президенты Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Шулай итеп, Идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Динар Хәмитов “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденына ия булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз