Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Яклар Татарстанның ИФО составындагы төбәк буларак, социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
Бүген Михаил Бабич Татарстан башкаласында РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының округ төбәкләрендә уңай инвестицион климат булдыру эшчәнлегенә багышланган утырыш үткәрәчәк.