Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Эчке эшләр органнарының 281 хезмәткәренә торак алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган сертификатлар тапшырылды
2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.
Яңа ел алдыннан күңелле сюрприз бүгенге көндә эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләрне, шулай ук ведомство ветераннарын – барлыгы 281 кешене сөендерде. Бу максатларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгына 652 миллион 322 мең 92 сум акча бүлеп бирелгән. Артем Хохорин билгеләп узганча, ил күләмендә Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлекчәләре арасында, Татарстанга күчерелгән акча суммасы иң күләмлесе. Ни өчен дигәндә, Татарстан сертификатлар өчен барлык кирәкле документларны кыска вакыт эчендә әзерләп, федераль үзәккә аларны беренчеләрдән булып тапшырган. Акчалата сертификатлар “Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль Законны гамәлгә ашыру кысаларында тапшырылган. Закон нигезендә, сертификатлар торак алу яки төзү хокукын бирә. Бер тапкыр бирелә торган бу акчаның күләме Законның 7 нче маддәсе нигезендә, торак бина белән тәэмин итү нормативларыннан чыгып исәпләнә, бу очракта хезмәткәр һәм аның гаиләсе әгъзаларының үз милегендә булган торак мәйданы күләме исәпкә алына. Бүгенге көндә программа кысаларында тагын 1300 ләп гаилә торакка сертификатка чиратта тора.
“Быел без торак өчен сертификатлар белән барлыгы 308 гаиләне тәэмин иттек. Киләчәктә дә мөмкин кадәр күбрәк гаиләне тораклы итәргә тырышачакбыз. Торакка ихтыяҗы булган барлык хезмәткәрләрне чиратка куярга әзербез”, - дип ышандырды Артем Хохорин.
Министр 2 ай эчендә документлар белән эшне камил дәрәҗәдә башкарган хезмәткәрләрне акчалата премия белән бүләкләде.
Илдар Халиков чарада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, эчке эшләр органнарындагы четерекле катлаулы хезмәт өчен Татарстан Президенты исеменнән рәхмәт җиткерде. “Яңа ел бәйрәмнәре вакытында сезгә аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Сезгә тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында уяу булырга туры килә. Башка халык ял иткәндә сез тыгыз эшкә дучар буласыз. Узып баручы ел гади булмады, әмма республика Эчке эшләр министрлыгы традицияләргә хилафлык китермичә, сикәлтәләрне уңышлы узды”, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы. Ул ассызыклаганча, сертификатларны вакытында алу өчен Эчке эшләр министрлыгы барлык көчен куйды. Документлар пакеты кыска вакыт эчендә әзерләнеп Мәскәүгә җибәрелде.
Александр Гусев бүгенге көндә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә булуына басым ясап, элек “Казан феномены” чорында Казан урамнарында йөрүе куркыныч булуын, алар тар-мар ителгәч, бу юнәлештә тынычлык урнашуын искәртеп узды.
Хезмәткәрләргә сертификатлар тапшырылганнан соң, алар тарафыннан рәхмәт сүзе яңгырады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз