Татарстан Республикасы Президентының Беренче каналдагы “Голос” тапшыруының финалына чыккан ике кешегә Татарстан Республикасының атказанган артисты исемнәрен бирү турындагы Указы имзаланды.
Исегезгә төшерәбез: тамашаның җиңүчесе Яшел Үзәннән Динә Гарипова булды. Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллина исә тапшыруның финалына чыкты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләр һәм аларның гаиләләренә котлау телеграммаларын юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.