Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов “Татнефтхиминвест-холдинг”ның Директорлар советы утырышын үткәрде
2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтхиминвест-холдинг” Директорлар советының быел беренче утырышы узды.
Холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин ТР нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2012 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Якынча бәяләүләргә караганда, комплекс компанияләре мономер, полимер, каучук производствосында лидерлык позицияләрен, синтетик юу чаралары, шиннар, нефть җитештерү буенча әйдәп баручы позицияләрне саклады. Республика Россиядә нефть эшкәртү күләме буенча 6 нчы урынга чыкты. 2012 елда җитештерү күләме 7,2 процентка үсте. Нефть продуктлары һәм резин эшләнмәләр производствосында иң югары динамика күзәтелде. База предприятиеләре арасында җитештерү үсеше темплары буенча “Татнефть” шин комплексы, “Нәфис Косметикс”, “Казаноргсинтез”, “КВАРТ” лидерлар исәбенә чыкты, дип билгеләп үтте Р.Яруллин.
Россия Фәннәр академиясенең Югары молекуляр кушылмалар институты лабораториясе мөдире Владимир Юдин полимерлар һәм композицион материаллар механикасы мөмкинлекләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов ТР нефть химиясе предприятиеләренең лаборатория белән хезмәттәшлеген оештыруда кызыксынуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда наноүзәк, полимер производствосы булу яңа материаллар өстендә эшләү мөмкинлеге бирә. Республика башлыгы эшче төркем оештырырга һәм эш өчен берничә тема сайларга тәкъдим итте.
Мәскәүнең “Лиотех” ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Александр Ерохин литий-ион аккумляторлары җитештерү карары турында сөйләде. “Лиотех” – “Роснано”ның проект компаниясе, анда инвестицион литий-ион аккумляторлары җитештерү өчен зур күләмдә дәүләт инвестицияләре кертелгән.
“Киләчәк аккумляторның яңа чыганакларына бәйле”, - диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу шәһәрдә экология проблемасын хәл итүдә мөһим. ТР Президенты “Лиотех”компаниясенә бергә эшләргә тәкъдим итте.
Утырышта Krauss Maffei Berstorff компаниясе ике юнәлештә тәкъдим ителде. Компаниянең Көнчыгыш Ауропа һәм БДБ илләрендә сату буенча җитәкче Зигфрид Ольденбургер шин җитештерүнең экструзион системалары турында белдерде. “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары Наил Маганов шин сәнәгате өчен алдынгы эшләнмәләр белән кызыксынуын белдерде, чөнки компания бу өлкәдә җитештерү егәрлеген үстерә. Германия компаниясенең РФ нең Идел буе төбәге буенча вәкиле Константин Тютько югары басымлы система өчен заманча торбалар хакында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов бу продукциянең республиканың нефть, газ, химия комплексында куллану мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз